Идел буенда «IQ-ПФО: Бөек Җиңү» хәрби тарих белән мавыгучылар өчен уеннарга йомгак ясалды

2023 елның 8 мае, дүшәмбе

Мәктәп зачетында Татарстан Республикасы Түбән Кама шәһәреннән «Летучий голландец» командасы 2 призлы урын яулады.

5 майда, Җиңү көне алдыннан, Идел буе федераль округында традицион  "Нәрсә? Кайда? Кайчан? Бөек Ватан сугышы темасы буенча «IQ-ПФО: Бөек Җиңү» уены булды.  Быел ярыш Идел буе чикләрен узып китте һәм анда илнең төрле төбәкләреннән интеллектуаллар катнашты.

Дистанцион форматта узган интеллектуаль уенда Россиянең төрле төбәкләреннән 1976 мәктәп, студентлар һәм өлкәннәр командалары катнашты.

Катнашучыларга Бөек Ватан сугышы тарихы белән бәйле темалар буенча 24 сорау әзерләнгән иде. ( 2 турда 12 шәр сорау) . Белгечләргә сугыш шартлары, полководецлар биографияләре, төп вакыйгалар тарихы, шулай ук сугыш турында фильмнар һәм җырлар белүен күрсәтергә кирәк иде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International