Россия Федерациясе Мәгариф министры Сергей Кравцовның Җиңү көне белән котлавы

2023 елның 9 мае, сишәмбе

Кадерле ветераннар! Кадерле дуслар!

Сезне Җиңү көне белән котлыйм!

Бу бәйрәм илебез тарихына, һәркайсыбызның йөрәгенә мәңгегә кереп калды. Барлык сынаулар аша батырларча үткән, Ватаныбызның азатлыгын һәм бәйсезлеген саклап калган, дөньяны нацизмнан коткарган җиңүчеләрнең батырлыгын онытмаячакбыз.

Аларның нык тәвәккәллеге, ватанпәрвәрлек кыйммәтләре, югары рухи һәм әхлакый идеаллар үсеп килүче буын өчен үрнәк.

Хәзерге геройлар - махсус хәрби операция барышында тыныч гражданнарны яклаган солдатлар һәм офицерлар. Алар безнең Ватаныбызны моннан җитмеш сигез ел элек саклап калган сугышчыларның варислары. Һәр яшь кешенең шәхси аякка басуы, гражданлык һәм патриотик позициясе педагогларның зирәклегенә, түземлегенә, фидакарьлегенә бәйле.

Сезгә һәм туганнарыгызга нык сәламәтлек, тынычлык һәм иминлек телим!

Мәгариф министры Сергей Кравцов

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International