Мәгариф министрлыгының "Классная тема!" конкурсына гаризалар кабул ителә башлады

2023 елның 10 мае, чәршәмбе

Проект узган елда старт алды һәм чын вакыйга булды. Укытучылар бөтен илгә теләсә нинди дәресне мавыктыргыч һәм кызык итеп уздырырга мөмкин булуын күрсәттеләр.

- Быел укытучыларга яңадан аудитория белән эшләү күнекмәләрен, уку процессын иҗади рәвештә оештыра белүләрен, материалны аңлата белүләрен, тамашачыларны үз предметлары белән кызыксындырырга туры киләчәк, - дип билгеләп үтте мәгариф министры Сергей Кравцов.  Конкурс укытучы һөнәренең әһәмиятен тагын бер кат ассызыкларга һәм илгә талантлы педагогларның яңа исемнәрен ачарга мөмкинлек бирәчәк.

"ВКонтакте" социаль челтәрендә "Классная тема" телетамашасының мини-кушымтасында катнашуга гариза  бирергә мөмкин.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International