Казанның Җиңү паркында яшь армиячеләрнең, җәмәгать тәртибен саклау буенча яшьләр отрядларында катнашучыларның һәм хәрби училищеда тәрбияләнүчеләрнең бәйрәм парады булды. Чарага җыелучылар алдында 200дән артык егет һәм кыз тантаналы марш белән үттеләр. Гомумән алганда, хәрби-патриотик юнәлештәге Казан яшьләр хәрәкәтләрендә катнашучыларның 14 парад расчеты төз адымнар белән узды. Аннары катнашучылар Россия һәм Татарстанның дәүләт флагларын, шулай ук Җиңү байрагын чыгардылар.
Оештыручылар фикеренчә, хәзерге яшь буын вәкилләре Бөек Ватан сугышы елларында аларның бабаларына хас булган Ватанга батырлык һәм тугрылыкны үзләштерергә омтылырга тиеш. Рәсми өлеш тәмамлангач, Казан мәктәпләре арасында иң төз йөргән отрядларын бүләкләү тантанасы булды. Аннары бәйрәм концерты программасы башланды. Анда сугыш еллары җырлары һәм биюләре белән Казанның иҗат коллективлары катнашты. Чараны балалар тынлы оркестрлары фестивале тәмамлады.