374 укучы һәм 101 студент Милли технологик олимпиаданың җиңүчеләре һәм призерлары булдылар. Алар вузларга керү имтиханнарыннан башка керә яки профиль предметы буенча БДИда 100 балл ала, шулай ук лабораторияләрдә һәм технологик компанияләрдә стажировка уза алачак. Инженерлык ярышларында Россиянең барлык төбәкләреннән һәм 20дән артык илдән 135 меңнән артык конкурсант катнашты.
Олимпиада финаллары 26 февральдән 21 апрельгә кадәр Россиянең 12 төбәгендә онлайн-форматта узды. Укучылар - 39 инженер профильләре, студентлар - 10 технологик юнәлештә көч сынашты. НТО финалларында барлыгы 1 495 укучы һәм 274 студент катнашты.