А. С. Пушкин исемендәге рус теле дәүләт институты Өченче Костомаров форумына теркәлүне ачты. Чара 24 һәм 25 майда Россия Мәгариф һәм фән министрлыгының финанс ярдәме белән узачак.
Форум рус теле мәсьәләләре буенча иң эре халыкара эксперт мәйданчыгы . Аның базасында панель дискуссияләр, түгәрәк өстәлләр, дебатлар узачак, аларда галимнәр, язучылар, җәмәгать эшлеклеләре, шулай ук журналистлар һәм укытучылар катнаша.
Форум программасы белән җентекләбрәк танышырга, шулай ук чара сайтында теркәлү узарга мөмкин.