Шундый һөнәр бар – укытучы

2023 елның 10 мае, чәршәмбе

Апрель аенда педагог һәм остаз елы кысаларында күренекле педагоглар турында "Шундый һөнәр бар - укытучы" күргәзмә ештырылган иде. Күргәзмә онлайн-форматта узды.

Күргәзмәдә катнашучылар республиканың барлык почмакларыннан үзләренең яраткан укытучылары һәм остазлары турында фотосурәтләр, әсәрләр, очерклар, презентацияләр рәвешендә җылы хатирәләр белән уртаклаштылар. Моннан тыш, укытучылар династияләре турында материаллар аеруча кызыксыну уятты.

Күргәзмә онлайн-тактада киң җәмәгатьчелек өчен ачык: https://padlet.com/cakzn2020/2023-2023-pseba7ku4t7120xi, «Татарстан Республикасының электрон мәгарифе» дәүләт мәгълүмат системасында баннер урнаштырылган.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International