Татарстанда ЛХРдан 500 бала җәйге каникулларны савыктыру-белем бирү комплексында уздырачак

2023 елның 27 мае, шимбә

Мондый идея Россиянең иң эре машина төзелеше компаниясе һәм Татарстан Хөкүмәте җитәкчелегендә хупланды. ЛХРда яшәүче балаларның җәйге ялын оештыру буенча дүрт яклы килешүгә Россия Федерациясе Дәүләт Думасы депутаты Әлфия Когогина, «Камаз» ГАҖ генераль директорының персонал белән идарә итү, оештыру үсеше һәм корпоратив идарә буенча урынбасары Жанна Хәлиуллина, Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары Ләйлә Фазлыева һәм Луганск Халык Республикасы Хөкүмәте рәисе урынбасары Анна Тодорова имза салды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International