Александр Бугаев: «Экологик агарту барлык белем бирү баскычларын да колачлый»

2023 елның 27 мае, шимбә

Россия Мәгариф министрлыгы өзлексез экологик белем бирүне формалаштыруга зур игътибар бирә. Бу хакта Россия Федерациясе Мәгариф министры урынбасары Александр Бугаев  X Нева халыкара экология конгрессы кысаларында узган "Экопросвещение: будущее галазами детей" сессиясендә сөйләде.

“Экологик агарту белем бирүнең барлык баскычларын да үз эченә ала: мәктәпкәчә дә, гомуми дә, урта һөнәри дә, югары белем дә. Безнең өчен әйләнә-тирә дөньяга сакчыл карашның  балачакта ук салынуы мөһим ", - дип ассызыклады Александр Бугаев. Ул көллиятләрдә  дә, вузларда да, шул исәптән педагогик вузларда да мондый эшнең мөһимлеге турында искә төшерде.

Экологик тематика программалары өстәмә белем бирү программалары да тормышка ашырыла: 2022 елда алар илнең барлык төбәкләрендә 20 меңнән артык оешманы берләштерделәр.

2020 елдан «Мәгариф » илкүләм проектының «Һәр баланың уңышы» федераль проекты кысаларында экостанцияләр, экологик белем бирү  үзәкләре: мәктәп урманчылыклары, экология отрядлары, экопатрульләр төзелә. Әгәр 2021 елда Россиядә 14 экостанция генә булса, 2022 ел ахырына мондый оешмаларның гомуми саны 60 ка җитте  һәм бу эш дәвам итә.

2021 елдан башлап илдә балалар биологик бакчалары челтәре формалаша - бу инде яшьтән үк балаларны экологик белем һәм тәрбияләү белән шөгыльләнергә мөмкинлек бирә. 2022 елда Россиянең 71 төбәгендә 87 шундый оешма булдырылган.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International