Бүген җәмгыять белеме, информатика һәм мәгълүмат-коммуникация технологияләре, география, химия буенча БДИ уза

2023 елның 30 мае, сишәмбе

30 майда җәмгыять белеме, информатика һәм ИКТ (КОГЭ), география, химия буенча төп гомуми белем бирү программалары буенча дәүләт йомгаклау аттестациясе үткәрелә.

ОГЭ да 9 сыйныфтан соң,  31 442 укучы (химия буенча - 2752, география буенча - 8769, җәмгыять белеме буенча - 6938, информатика һәм ИКТ (КОГЭ) буенча - 12983), шул исәптән сәламәтлеге мөмкинлекләре чикләнгән 77 бала катнаша. Алар өчен аерым аудитория  кулланыла, имтиханның озынлыгы 1,5 сәгатькә арта.

Төп гомуми белем бирү программаларын үзләштерүне раслау өчен, БДИ катнашучысына химия буенча 10 балл, география буенча - 12, информатика һәм ИКТ буенча – 5, җәмгыять белеме буенча - 14 балл җыярга кирәк.

ГВЭ катнашучысына химия буенча - 7, география буенча - 10, информатика һәм мәгълүмат-коммуникация технологияләре буенча – 5, җәмгыять белеме буенча - 7 балл җыярга кирәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International