Яшел Үзәндә Татарстан Республикасы Дәүләт Советының Мәгариф, мәдәният, фән һәм милли мәсьәләләр комитетының һәм Марий Эл Республикасы Дәүләт Советының социаль үсеш комитетының берләштерелгән күчмә утырышы булды. Парламентарийлар укытучы һәм остаз статусын күтәрү мәсьәләләре буенча фикер алыштылар. Утырыш эшендә Татарстан һәм Марий Эл парламенты башлыклары Фәрит Мөхәммәтшин һәм Анатолий Смирнов катнашты. Утырышны ТР Дәүләт Советының профиль комитеты рәисе Айрат Зарипов үткәрде.
Утырышта докладлар белән Татарстан Республикасы мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллин һәм Марий Эл Республикасы мәгариф һәм фән министры урынбасары Валентина Гаврилова чыгыш ясады.
Уртак утырыш нәтиҗәләре буенча резолюция кабул ителде, анда парламентларның профиль комитетлары арасында мәгариф өлкәсендә тәҗрибә уртаклашу буенча хезмәттәшлекне дәвам итәргә тәкъдим иттеләр.