«День детства со Знанием»марафонында "Школьная Лига Лекторов" конкурсы җиңүчесен игълан итәчәкләр

2023 елның 31 мае, чәршәмбе

1-2 июньдә Россия балалар һәм яшьләр хәрәкәтенең «Движение Первых» фестивале кысасында «Знание» Россия җәмгыяте «День детства со Знанием» марафоны үткәрә.

Марафонның чакырылган спикерлары  мәктәп укучылары - Россия һәм халыкара олимпиадаларда, иҗади конкурсларда һәм спорт ярышларында җиңүчеләр, сәнгать, фән һәм мәдәният эшлеклеләре. Фестивальнең төп сәхнәсендә «Знание» Россия җәмгыятенең «Школьная  Лига Лекторов» белем бирү конкурсында җиңүчеләрне тантаналы игълан итү булачак.

 

Марафонда катнашучылар мәгърифәтчелек эшенең яңа форматлары, фильмнар һәм студия тамашалары, шулай ук 2024 елда «Движение Первых» РДМ фестивалендәге чараларда катнашу идеяләре турында фикер алышачак.Онлайн-форматта фестивальгә "Машук" Белем үзәгеннән педагоглар һәм остазлар кушылачак. Алар квутлар, дискуссияләр һәм мастер-класслар үткәрәчәк, яшьләргә остазлык һәм команда эше күнекмәләрен үстерергә ярдәм итәчәк.

«День детства со Знанием»агарту марафонын трансляцияләү Россия "Знание" җәмгыятенең рәсми сайтында һәм аның "ВКонтакте" социаль челтәрендәге битендә мөмкин булачак.

Үткәрү көннәре: 2023 елның 1-2 июне.

Үткәрү урыны: ВДНХ (Мәскәү ш.).

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International