Җәй көне Казанда Татарстанда беренче күчмә «Бокс Хобби» яшүсмерләр клубы эшли башлаячак.Көн саен, эш көннәрендә, шәһәрнең балалар өчен ял итү учреждениеләре булмаган ерак районнарында, төрле чаралар оештырачак. Казан мэры Илсур Метшин бүген эшлекле дүшәмбедә билгеләп үткәнчә, җәй көне шәһәрдә калган өлкән сыйныф укучылары акча эшләү мөмкинлегенә ия булырга тиеш, һәм яшүсмерләрне эшкә урнаштыру өчен тәкъдимнәр әзерләргә кушты.
"Шәһәрдә калган һәм шәһәр читендәге лагерьларга йөрмәгән балаларг өчен эшләнә бу. Мәктәп яны лагерьлары оештырылачак, үсмерләр клублары ачылачак, шул исәптән ерак микрорайоннардагы балаларны да кертеп. Бу балаларга файдалы булачак ", - дип ассызыклады мэр. Балалар һәм яшьләр эшләре комитеты рәисе Алия Заһидуллина сөйләгәнчә, мобиль яшүсмерләр клубы эш көннәрендә 10:00 дән 19:00 гә кадәр эшләячәк. Ул Дәрвишләр бистәсендә, Вознесенское, Салмачи, Вишневка, Привольный бистәсендә, “Салават Купере” һәм "Радужный" торак комплексында йөриячәк. Барлык иҗади һәм техник мастер-класслар, интеллектуаль ярышлар, ишегалды уеннары һәм аниматорлар белән интерактив чаралар бушлай булачак.