Балаларны яклау көне: Татарстан башкаласында нинди вакыйгалар узачак

2023 елның 31 мае, чәршәмбе

Вакыйгалар арасында - Лядской бакчасында мода күрсәтү, Дәрвишләр бистәсендә "Бала-фест", "Әни белән бергә" лекциясе һәм башкалар. Бу хакта мэриядәге эшлекле дүшәмбедә шәһәр башкарма комитетының балалар һәм яшьләр эшләре комитеты рәисе Алия Заһидуллина хәбәр итте.

Аның сүзләренчә, инде бүген 16:00 сәгатьтә “ В  твою пользу“ хәйрия фондының Симург балалар инклюзив ял итү үзәге театр студиясенең премьерасы узачак. Балаларны “Әкият” курчак театры мәйданчыгында да көтәләр. Ә 1 июньдә иртәдән кичкә кадәр Казан  кунаклары һәм яшь казанлылары  музыка мәктәпләре, мәдәният сарайлары, шәһәр китапханәләре һәм башка оешмалар оештырган йөздән артык чарага килә алачак - концертлар, күргәзмәләр, асфальтта рәсем конкурслары, спорт ярышлары һәм флешмоблар. Алар "КазанДА - бәхетле балачак шәһәре" балалар җәйге ялының бердәм концепциясе буенча сайланган. 

Татарстан башкаласының барлык районнарында да балалар өчен күңелле чаралар үтәчәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International