Татарстан Республикасы Дәүләт Советында балаларның һәм яшьләрнең җәйге ялын оештыру буенча фикер алыштылар

2023 елның 31 мае, чәршәмбе

Ел саен җәйге сәламәтләндерү кампаниясе башланыр алдыннан республиканың профильле министрлыклары комитет әгъзаларына балаларның җәйге ялы турында мәгълүмат бирәләр. Комитет рәисе Светлана Захарова, утырышны ачып, депутатларның әлеге мәсьәләне  даими контрольдә тортуын билгеләп үтте. "Сәламәтләндерү кампаниясе башлану чорында без балаларның ялы ничек оештырылачагын карыйбыз, ә сентябрь-октябрь айларында  эш нәтиҗәләре турында һәм  тагын нәрсәгә игътибар итәргә кирәклеген аңлау өчен профильле министрлыклар вәкилләренең хисабын тыңлыйбыз".

Балаларның һәм яшьләрнең җәйге ялын оештыру турындагы мәгълүмат белән Татарстан Республикасы яшьләр эшләре буенча министр урынбасары Денис Лулаков һәм Татарстан Республикасы мәгариф һәм фән министры урынбасары Алсу Әсәдуллина чыгыш ясады.

Денис Лулаков сүзләренә караганда, быел 1 652 оешма базасында 218 975 баланы, шул исәптән 168 233 кешене ял итү һәм сәламәтләндерү, ә 1 июньнән 54 меңгә якын бала  ял итә башлар дип  планлаштырыла.

Комитет рәисе Светлана Захарова министрлыклар вәкилләренә балаларның инклюзив ялын оештыруга  аерым игътибар бирергә тәкъдим итте.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International