ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы “Казан талантлар университеты” коммерцияле булмаган автоном оешмасы белән берлектә 29 майда “Җәйге каникул чорында балаларның иминлеген оештыру системасы” дигән темага онлайн ата-аналар җыелышы уздырды. Анда ТР Хезмәт һәм халыкны эш белән тәэмин итү министрлыгы, ТР буенча ЭЭМ Дәүләт автоинспекциясе идарәсе, Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча идарәсе вәкилләре чакырылган иде. Җыелышта мәгариф идарәсе җитәкчеләренең тәрбия эше буенча урынбасарлары, республика ата-аналар советы вәкилләре, ата-аналар җәмәгатьчелеге советы әгъзалары, гомуми белем бирү оешмалары һәм сыйныф җитәкчеләре катнашты.
Утырыш кысасында җәйге чорда балигъ булмаган гражданнарны эшкә урнаштыру, юл-транспорт һәлакәтендә имгәнүләрне профилактикалау, җәйге каникуллар чорында иминлекне тәэмин итү, ачык сулыкларда коену куркынычы, Талантлар Университетының җәйге программалары кебек темаларга мәсьәләләр каралды.