Авиазаводта КНИТУ- КАИ ның база кафедрасы төзелде

2023 елның 31 мае, чәршәмбе

Документка «Туполев» ГАҖ идарәче директоры Вадим Королёв һәм КНИТУ-КАИ ректоры Тимур Алибаев кул куйган.

30 майда А.Н.Туполев исемендәге Казан милли тикшеренү техник университеты һәм «Туполев» ПАО арасында «Самолетостроение» база кафедрасын төзү турында килешү имзаланды (Ростех Дәүләт корпорациясенең «ОАК» ПАО составына керә). Чара Татарстан Республикасы Раисе, «Туполев» ГАҖ Директорлар советы рәисе Рөстәм Миңнеханов һәм «ОАК» ГАҖ генераль директоры Юрий Слюсарь катнашында узды. Тантанада Рөстәм Миңнеханов рәислегендә «Туполев» ГАҖ Директорлар советы утырышы үткәрелде. Киңәшмәдә катнашучылар предприятиенең 2022 елдагы эшенә йомгак ясадылар, дәүләт оборона заказын үтәү барышы, шулай ук Ту-214 пассажир самолетларын чыгаруны арттыру чараларын гамәлгә ашыру турында фикер алыштылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International