Әстерхан мәктәбе директоры Татарстанның атказанган укытучысы булды

2023 елның 31 мае, чәршәмбе

ТР Рәисе Рөстәм Миңнеханов Әстерханда Габдулла Тукай исемендәге 74 нче урта гомуми белем бирү мәктәбе директоры Надежда Гоголевага «ТРның атказанган укытучысы» дигән мактаулы исем бирде. Тиешле указ республика җитәкчесе сайтында бастырылган. Гоголева исеме мәгариф өлкәсендәге казанышлары һәм актив җәмәгать эшчәнлеге өчен бирелгән, диелә документта. Мәктәп Әстерханда 1926 елда оештырылган.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International