Татарстанда "ВКонтакте" социаль челтәрендә 6901 дәүләт паблигы булдырылган. Алар арасында күпчелекне мәгариф учреждениеләре алып тора.
Шулай итеп, социаль челтәрдә 1380 мәктәп, 1590 балалар бакчасы һәм 126 өстәмә белем бирү учреждениесе үз битләрен булдырган.
Аннан соң мәдәният өлкәсе, алар 487 бергәлек төзегән. ВКда теркәлүләр саны буенча өченче урынны спорт (200 оешма) тармагы алган. Моннан тыш, җирле үзидарә органнарын 2271 паблик төзегән.