Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов мәгариф һәм фән советына үзгәрешләр кертү турында указга кул куйды. Документ хокукый мәгълүмат порталында бастырылган. Анда үзгәрешләр "аерым затларның башка эшкә күчүе һәм вазыйфаларның исемнәре үзгәрү сәбәпле" кертелә дип күрсәтелгән. Шул рәвешле, советның исеме, шулай ук аның әгъзаларының вазыйфалары атамасы төзәтелде.
Моннан тыш, совет составына "Адымнар - белем һәм татулыкка юл" Казан полилингваль комплексы директоры Айдар Шәмсетдинов кертелде, ике кеше чыгарылды - НИУ ВШЭ мәгариф институтының фәнни җитәкчесе Исак Фрумин һәм Казанның 6 нчы гимназиясе директоры Ольга Баклашова.
Республика җитәкчесе каршындагы мәгариф һәм фән советы 2015 елның 7 февралендә оештырылган иде.