Дәүләт Думасы педагогларның мәктәп укучыларына беренче ярдәм күрсәтү хокукы турындагы канунны кабул итте

2023 елның 31 мае, чәршәмбе

Алар, тиешле квалификация булган очракта,  ашыгыч ярдәм килгәнче беренче ярдәм күрсәтә алачак диде Дәүләт Думасының мәгариф комитеты рәисенең беренче урынбасары Алена Аршинова ("Бердәм Россия").

"Без бу мәсьәлә буенча экспертлар  фикер алышулары һәм парламент тыңлаулары уздырдык. Медицина оешмалары гына түгел, мәгариф оешмалары да балалар сәламәтлеген саклап калу өстендә эшләргә тиеш булачак", - диде депутат. Моннан тыш, балигъ булмаган балаларны физкультура һәм спорт дәреслренә  кертү тәртибе дә карала. Әгәр аны укыту өчен аерым шартлар таләп ителсә, ата-аналарның мәктәп хезмәткәрләренә баланың сәламәтлеге торышы турында хәбәр итү бурычы куела.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International