Татарстан Республикасы мәгариф һәм фән министрлыгында Татарстанның психологик-педагогик хезмәтләренең эше турында фикер алыштылар

2023 елның 31 мае, чәршәмбе

30 майда Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгында республиканың психологик-педагогик хезмәтләре һәм үзәкләренең 2022-2023 уку елына эш йомгаклары буенча еллык хисап конференциясе узды. Конференцияне ТР мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллин ачты. Конференциядә Татарстан Республикасы мәгариф һәм фән министры урынбасары Алсу Әсәдуллина, республика мәгариф системасының штаттан тыш психологы Ирина Лушпаева катнашты. «Росток» үзәге директоры Роман Васильев һәм республиканың муниципаль районнары психолог-педагогик хезмәтләре һәм үзәкләре җитәкчеләре эшчәнлекләре турында хисап тотты. Конференция барышында психология хезмәтләре эшендә проблемалар  каралды һәм аларны хәл итүнең мөмкин булган юллары турында фикер алыштылар. Уку елы нәтиҗәләре буенча Буа  һәм Югары Ослан районы психолог-педагогика хезмәтләре җитәкчеләре Татьяна Егоровага һәм Ольга Чугуновага рәхмәт хатлары тапшырылды.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International