Яр Чаллы мэры Наил Мәһдиев төзелә торган 57 нче гимназия бинасын карады. Бу мәктәп яңа уку елында үз ишекләрен ачачак. «Притяжение» микрорайонында белем бирү учреждениесенең әзерлеге 65%.
57 нче гимназия директоры Елена Федоренко төзелеш эшләрен күзәтә, дизайнерларга һәм төзүчеләргә яңа идеяләр тәкъдим итә. "Хәзер мәктәпкә укучылар җыю бара, педагогик состав тупланды", - дип ачыклык кертте ул.
Мәктәптә зур актлар залы һәм 15-20 урынлы кинотеатр булачак. "Бу дизайнерлардан бүләк", - дип аңлатты дизайнер Наталья Азарова.