1 сентябрьдән Россия мәктәпләрендә тәрбия буенча директор киңәшчеләре эшли башлаячак

2023 елның 31 мае, чәршәмбе

Яңа уку елыннан илнең барлык мәктәпләрендә  тәрбия һәм балалар иҗтимагый берләшмәләре белән  хезмәттәшлек буенча директор киңәшчеләре  эшли башлаячак. Мондый вазифаны Россия көллиятләрендә дә кертәчәкләр. Бу хакта Россия балалар-яшүсмерләр үзәге директоры Александр Кудряшов хәбәр итте.

"Пилот мәктәпләрендә директорларга киңәшче барлыкка килүе өчен зур рәхмәт әйтәләр. Алар,  чыннан да дус һәм  ярдәмче. Бала өчен генә  түгел, директорга  да остаз  алар, ул безнең илнең никадәр зур мөмкинлекләр спектры булуын күрсәтә. Һәм бу мөмкинлекләр спектрын киңәшче балага бүләк итә ", - дип аның сүзләрен китерә ТАСС.

Кудряшов 1 мартта мәктәпләрдә яңа вазифа Россиянең ун пилот төбәгендә раслануын искәртте. Ул шулай ук яшь кешеләр арасында мәктәп директорының киңәшчесе роленә дәгъвачыларның рекордлы санын әйтте. Оешма башлыгы сүзләренчә, бер вакантлы урынга өчтән артык кеше дәгъва итә.

Исегезгә төшерәбез, Россия мәктәпләрендә 2021 елда ук яңа вазыйфа кертү идеясен РФ Президенты Владимир Путин "Ел укытучысы" конкурсында катнашучылар белән очрашуда хуплады. Яңа тәҗрибә турында аңа 14 нче Ставрополь лицееның рус теле һәм әдәбияты укытучысы Анастасия Шрамко әйткән иде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International