Казанның Яңа Савин районында яңа мәктәпне 1 сентябрьгә ачачаклар

2023 елның 31 мае, чәршәмбе

Яңа уку елына Казанның Яңа Савин районында 1224 урынга исәпләнгән  яңа мәктәп ачылачак. Хәзерге вакытта объектның әзерлеге 70% тәшкил итә, дип хәбәр итте төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Марат Айзатуллин. Төзүче объектны август башында файдалануга тапшырырга ниятлиләр.

Учреждениенең беренче катында кече сыйныф укучыларының  уку кабинетлары һәм ике бассейн урнашачак. Икенче һәм өченче катларда, кабинетлардан тыш, ашханәне, актлар залын һәм ике спорт залын, китапханәне һәм башка бүлмәләрне җиһазландыралар.

Мәктәп аз хәрәкәтле балалар өчен җайлаштырылачак: керү төркемнәре пандуслар белән җиһазландырылачак, шулай ук лифтлар  булачак.

Мәктәп территориясендә футбол кыры, баскетбол, волейбол һәм теннис өчен мәйданчыклар төзиячәкләр. 1 сентябрьгә республикада 11 мәктәп һәм өч балалар бакчасы төзеләчәк. Бүгенге көндә Чаллыда 1501 урынга исәпләнгән ике мәктәп һәм Мамадыш, Тукай, Биектау  һәм Әлки районнарында белем бирү учреждениеләрен  төзү тәмамлау стадиясендә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International