«Республика киләчәге»: Казанда «Мәктәп бизнес-старты» проектының финал слеты узды

2023 елның 31 мае, чәршәмбе

Казанда, Татарстан Республикасы Милли китапханәсендә, “Кече һәм урта эшмәкәрлек һәм шәхси эшмәкәрлек инициативасы” илкүләм  проекты кысаларында гамәлгә ашырылган “Мәктәп бизнес-старты” республика программасы командаларының финал слеты узды. 12 мәктәп компаниясе - проект финалистлары - иң яхшылар исеме өчен көрәштеләр.

Проектның җиңүчеләре Казанның 122 нче гимназиясеннән «Детка» командасы («Бизнес столицы» номинациясе), Арчаның 1нче урта мәктәбеннән «Busy Kids БИЗИ БЕЗ» командасы («Прорыв года» номинациясе) һәм Минзәләнең 2 нче  мәктәбеннән «Сәламәтлек лабораториясе» командасы («Киләчәк бизнесы» номинациясе). Җиңүчеләр "Сколково" га экскурсиягә барачак, ә җәйге каникуллар вакытында Мәскәүдәге Горький исемендәге киностудиядә булачак, анда бизнесны үстерү өчен промороликлар төшерергә өйрәнәчәкләр.

 «Мәктәп бизнес-старты» проекты 2022 елның сентябрендә Татарстан Республикасы Раисе Рөстәм Миңнеханов кушуы буенча эшләтеп җибәрелде һәм республиканың төрле почмакларыннан, күбесенчә авыл мәктәпләреннән һәм кече шәһәрләрдән 12 мең баланы колачлады. Алар  барысы да эшкуарлык эшчәнлеге белән  кызыксынган һәм тиешле сәләтләрен күрсәткән кешеләр сайлап алынган.

Проектны Татарстан Республикасының  Икътисад министрлыгы һәм Мәгариф һәм фән министрлыгы оештырды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International