Тәкъдимнәрне җыю «Фәнни тикшеренүләр өчен граждан билгеләнешендәге үзебезнең приборлар төзүне үстерү» федераль проекты кысаларында 24 майдан 6 июньгә кадәр уза.
Тәкъдимнәр язылган анкетаны сайтта тутырырга мөмкин.
Тәкъдимнәр буенча июньдә экспертлар фикер алышачак һәм федераль проект кысаларында инде быелдан башлап хупланырга да мөмкин.
Прибор түбәндәге таләпләргә туры килергә тиеш: инновациялек (үзебездә җитештерелгән аналоглар булмау яисә үзебезнең аналоглар белән чагыштырганда характеристикаларның шактый үсеше), эшләү срогы - 3 елдан артык түгел, эш тәмамланган чакта стадия - "О1" литерлары приборын серияле җитештерүгә тапшыру өчен документларның тулы исемлеген бирү, шулай ук кабул итү сынаулары процедурасын узу.