Буген чыгарылыш сыйныф укучылары математика буенча мәҗбүри БДИ тапшыралар

2023 елның 1 июне, пәнҗешәмбе

1 июньдә унберенче сыйныф укучылары өчен икенче мәҗбүри имтихан уздырыла: профильле дәрәҗәдәге математика һәм төп дәрәҗәдәге математика буенча бердәм дәүләт имтиханы.

Профильле яки база дәрәҗәсендәге математика урта гомуми белем турында аттестат алу өчен мәҗбүри имтихан  саналра. Профильле дәрәҗәдәге математика буенча аттестат алу өчен минималь  27 балл тәшкил итә, база дәрәҗәсендә математикадан  “3”ле өчен.  "Укуда аерым уңышлар өчен" медален раслау өчен, чыгарылыш сыйныф укучысы рус теле һәм профильле дәрәҗәдәге математика буенча кимендә 70 балл җыярга тиеш (база дәрәҗәсе математикасы буенча "5" билгесен алырга), шулай ук урта гомуми белем курсы өчен барлык йомгаклау "бишлелек" һәм сайлау буенча фәннәр буенча БДИның  нәтиҗәләре  уңай булырга тиеш.

Профильле дәрәҗәдәге математика буенча БДИ нәтиҗәләрен катнашучылар 19 июньдә, база дәрәҗәсендәге математика һәм ГВЭ буенча 16 июньдә үз мәктәбендә яисә Рособрнадзорның «ГИА» бүлегендәге рәсми сайтында: //checkege.rustest.ru// белә алачаклар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International