Сферум укытучылар өчен “Больше слов” Бөтенроссия акциясенең икенче этабында җиңүчеләрне игълан итә. Конкурс Педагог һәм остаз елы кысаларында 2023 елның 20 мартыннан 20 апрельгә кадәр узды. Аның төп максаты - белем бирү коммуникацияләре өлкәсендә цифрлы күнекмәләрне үстерүдә укытучыларга ярдәм итү.
Укытучылары Сферумның укыту профилен VK Мессенджерга актив куллана торган мәктәпләрнең ТОП-5 ендә түбәндәгеләр кергән: Рязань өлкәсенең «Дистанцион технологияләр» мәгариф үзәге, Татарстан Республикасы Яңа Чишмә муниципаль районының Чуаш-Чабаксар төп гомуми белем бирү мәктәбе, Татарстан Республикасы Алексеевск муниципаль районының Урман асты Шенталы төп гомуми белем бирү мәктәбе, Чечен республикасын дистанцион укыту үзәге, Казан шәһәре Вахитов районының 51 нче урта гомуми белем бирү мәктәбе. Әлеге учреждениеләр белем бирү процессында файдалану өчен Сферумнан ноутбук алачак.
"Практик" һәм "Креатор" треклары буенча акциядә укытучылар арасында Татарстан Республикасы, Чечен Республикасы, Белгород, Волгоград һәм Омск өлкәләре, шулай ук Красноярск крае педагоглары җиңүче булды. Алар барысы да Сферумнан бүләккә смартфоннар алачак.