Мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллинның балаларны яклау көне белән котлавы

2023 елның 1 июне, пәнҗешәмбе

Кадерле балалар, хөрмәтле әти-әниләр һәм педагоглар!

 

Ел саен 1 июньдә билгеләп үтелә торган балаларны яклау көне бөтен дөньяда бәйрәм ителә һәм халыкара бәйрәмнәрнең берсе.

Бу көн өлкәннәргә балаларыбызны физик һәм психологик көчләүдән сакларга, бала хокукларына хөрмәт күрсәтергә, балалар сәламәт һәм бәхетле булып үссеннәр өчен кирәкле шартлар тудырырга кирәклеген искә төшерә.

Без республикабызны төрле олимпиадаларда, конкурсларда һәм ярышларда таныткан,  уңышларга ирешкән укучылар белән горурланабыз. Безне республикабызда талантлы, максатчан, уңышлы балаларның елдан-ел күбрәк булуы шатландыра.

Балаларны яклау көне безнең тормышыбызга нык кереп, чын балачак бәйрәменә әверелде!

Бүген, җәйнең беренче көнендә һәм көтеп алынган  каникулларда, республиканың барлык төп мәйданчыкларында театральләштерелгән тамашалар, концерт программалары, фестивальләр, спорт ярышлары һәм конкурслары уза.

 Кадерле балалар, сезнең  киләчәгегез  якты, шатлыклы һәм уңышлы булсын! Көн саен якты, матур вакыйгалар белән баеп торсын! Быелгы чыгарылыш имтиханнарын уңышлы тапшыруыгызны  телим!

Чын күңелдән һәр баланың әти-әни кайгыртуында, назында  һәм мәхәббәтендә яшәвен телим!

 

                                                                   Министр   Илсур Һадиуллин

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International