Татарстан мәктәпләренең иң яхшы укытучыларына премияләр түләү өчен 30 мең сум акча бүләчәкләр

2023 елның 1 июне, пәнҗешәмбе

Аны мәгариф учреждениеләренә укытучыларга "педагогик эшчәнлектәге казанышлар өчен" премияләр бирү өчен тотачаклар, дип аңлашыла ТР премьер-министры Алексей Песошинның карарыннан.

Акчаларны,  педагоглар - республиканың иң яхшы укытучыларына премияләр бирү конкурсында җиңүчеләр эшләгән мәктәп җитәкчеләре бирәчәк.

ТР Мәгариф һәм фән министрлыгына 60 көн эчендә бер тапкыр бирелә торган түләү тәртибен эшләү һәм раслау йөкләнде. Ведомствога шулай ук йөкләмәнең үтәлешен тикшереп тору йөкләнгән.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International