Яр Чаллыда 1 сентябрьгә 69 нчы микрорайонда 340 урынга исәпләнгән яңа балалар бакчасы ачылачак. Шәһәр мэры Наил Мәһдиев төзелә торган бинада булды һәм төзелеш эшләренең ничек баруын бәяләде. Мәһдиев әйтүенчә, эш комплекслы рәвештә алып барыла. "Яңа микрорайоннарда яшәүчеләрне уңайлы шартлар белән тәэмин итү өчен, яңа балалар бакчалары һәм мәктәпләр төзибез", - дип өстәде ул.Төзелеш барышында янгынга каршы, вандалларга каршы материаллар файдаланыла. Йокы бүлмәләрендә җиңел төсләр кулланылачак, тематикасы- табигать, кош-корт, үсемлекләр.
“Коллективның 70% ы тупланган, сентябрьгә тулы штат җыелачак”, - ди яңа балалар бакчасы мөдире Юлия Юлчурина.
"Әти-әниләрдән 313 гариза кергән инде, коммуникация җайга салынган. 27 буш урын кала. Балалар бакчасы төзелеп бетмәгән әле, әмма ул тулы диярлек», - диде ул.