2013 елдан башлап Татарстан Республикасы Рәисе каршындагы Дәүләт торак фонды «Ятим балаларны һәм ата-ана каравыннан мәхрүм калган балаларны торак белән тәэмин итү» программасын үтәү кысаларында ятимнәргә 3963 фатир тапшырды. Бу хакта оешманың матбугат хезмәте хәбәр итә.
Программада катнашучылар дәүләт исәбенә Татарстанның төрле шәһәрләрендә һәм районнарында урнашкан, социаль ипотека программасы буенча төзелгән йортларда бер бүлмәле фатирлар алды.
Барлык фатирлар да яшәү өчен тулысынча әзерләнгән. Тораклар сантехника, электр яки газ плитәләре, янгын сигнализациясе датчиклары, су һәм электр энергиясен исәпкә алу счетчиклары белән җиһазландырылган.
Элегрәк Дәүләт торак фонды ел саен 300 гә якын ятим баланы торак белән тәэмин иткән иде. 2020 елдан башлап ТР Рәисе Р. Миңнеханов ятим балаларга бирелә торган торакның күләмен елына 600 фатирга кадәр арттыру турында карар кабул итте.