Дәүләт Думасы РФ хөкүмәтен ел саен Дәүләт Думасына һәм Федерация Советына мәгариф өлкәсендә дәүләт сәясәтен тормышка ашыру турында доклад тапшырырга мәҗбүр иткән закон проектын беренче укылышта кабул итте.
Документ Дәүләт Думасына депутатлар төркеме тарафыннан палата спикеры Вячеслав Володин җитәкчелегендә кертелде. Яңалык "куелган мәсьәләләр буенча җентекләп фикер алышырга һәм кабул ителә торган карарларның сыйфатын арттырырга" мөмкинлек бирәчәк, дип саный спикер.
Парламентарийлар балаларга һәм өлкәннәргә гомуми, урта һөнәри һәм өстәмә белем бирү, шулай ук югары белем бирү өлкәсендәге мәгълүматны тыңларга җыеналар. Хөкүмәт инициативаны хуплады.
Бүген белем бирү сыйфаты һәм эчтәлеге мәсьәләләре һәр гаилә өчен иң актуаль . Яровая искәрткәнчә, элегрәк Россия президенты тарафыннан белем бирүнең суверен системасын тәэмин итү бурычы куелган иде, нәкъ менә доклад форматы иң җаваплы һәм җитди алымны күздә тота.
Дәүләт Думасы депутаты Анатолий Бифов шулай ук закон проектын мөһим дип саный, чөнки парламентарийлар теге яки бу программаларны ничек һәм нинди дәрәҗәдә үтәгәнен аңларга тиеш. "Мондый практика мәгариф өлкәсендә дәүләт сәясәтенең стратегик һәм иҗтимагый әһәмиятле бурычларын гамәлгә ашыруда, илкүләм иминлек стратегиясенең төп параметрларын тәэмин итүдә парламент һәм хөкүмәт хезмәттәшлегенең тиешле дәрәҗәсен тәэмин итәчәк", - дип ассызыклады ул.