«Татарстан студентлары чираттагы мәртәбә «Студентлар язы» Бөтенроссия фестивалендә югары урынны яуладылар. Бу конкурста җиңү - югары уку йортлары командаларының, ректорларның һәм әлбәттә, инициативалы яшьләрнең үзләренең зур эше нәтиҗәсе. Җиңүчеләр белән горурланабыз һәм котлыйбыз. Проект, гадәттәгечә, иҗади идеяләрне гамәлгә ашыру өчен иң зур мәйданчык булып тора», - дип билгеләп үтте Татарстан Республикасы яшьләр эшләре буенча министр Ринат Садыйков.
XXI Бөтенроссия «Россия студентлар язы» фестивале нәтиҗәләре буенча Татарстан «Вокаль», «Инструменталь», «Бию», «Театр», «Оригиналь жанр», «Мода», «Медиа», «Видео», «Арт», «Региональ программа» һәм «Общий зачёт» юнәлешләрендә 22 бүләк отты.