РФ хөкүмәте мәгариф эшчәнлеген аккредитацияләү турында таныклыкны читтән торып алырга мөмкинлек бирә торган нигезләмәне раслады

2023 елның 1 июне, пәнҗешәмбе

Документ мәгариф оешмаларын аккредитацияләү буенча дәүләт хезмәте күрсәтүнең реестр моделен билгели. Реестр моделе аккредитация бирү вакытын кыскартырга мөмкинлек бирәчәк, шулай ук оешмаларны кәгазь таныклыклар алу зарурлыгыннан арындырачак. Моның урынына реестрга тиешле язу кертеләчәк, ә дәүләт аккредитациясен алу турында хәбәрнамә сылтама белән Дәүләт хезмәтләре порталында кулланучының шәхси кабинетына электрон рәвештә кертеләчәк. Шул ук вакытта дәүләт аккредитациясен уздыру тәртибе үзгәрешсез калачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International