Казанда «Педагог-психолог» һөнәри осталык республика конкурсының финалы узды

2023 елның 2 июне, җомга

31 майда һәм 1 июньдә Казан шәһәре  Вахитов районының 3 нче гимназиясендә «Педагог-психолог - 2023» һөнәри осталык конкурсының финалы булды. Конкурс финалын ачуда Татарстан мәгариф һәм фән министры урынбасары Алсу Эсәдуллина катнашты.

Конкурста җиңүчеләр мәгариф хезмәткәрләренең август киңәшмәсендә игълан ителәчәк, анда урыннар: Варвара Әхмәтҗанова (Саба районы), Екатерина Сәгъдиева (Лениногорск районы), Марина Тимофеева (Казан шәһәре)арасында  бүленәчәк.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International