1 июньдә Яр Чаллыда «Социум өчен технологияләр» республика конкурсына йомгаклар ясалды. Ярышта Татарстанның 21 районыннан 640 укучы катнашты, алар дүрт юнәлеш буенча 210 эш җибәргәннәр: экологик проект, тирә-як территорияләрне төзекләндерү, сәламәт яшәү рәвешен пропагандалау, фән һәм сәнгатьне популярлаштыру. Эшләрне Түбән Кама һәм Яр Чаллы "Кванториумнар" жюри әгъзалары, шулай ук "Талантлар университеты" әгъзалары бәяләде.
Тантаналы чарага 1 июньдә Татарстанның 15 районыннан 3-5 кешелек командалар чакырылды, алар финалга үтте һәм лауреат булды, барлыгы 200дән артык бала. Иң яхшы проектлар дип түбәндәгеләр танылды: «Виртуальный иммерсивный симулятор игры в волейбол », «Экологический мониторинг с помощью квадрокоптера », «Кастомизация одежды в современности », «Развитие локального туризма «Муслюмово Лайф » һәм «Микрозелень — кладовая витаминов!»
Әгерҗе районының Бима авылы мәктәбе, Азнакай районының Җиңү бистәсе, Мөслим гимназиясе, “Адымнар-Алабуга” полилингваль белем бирү комплексы һәм Яр Чаллының “Кванториум” командалары призлы урыннарны яулады. Җиңүче – Актаныш районының Яңа Әлем мәктәбе командасы.