Конкурс федераль, төбәк һәм милли-мәдәни (шул исәптән этник) массакүләм мәгълүмат чаралары журналистлары катнашуына исәпләнгән һәм алты номинациядә үткәрелә: «ТЕЛЕВИДЕНИЕ», «ИНТЕРНЕТ», «ЭТНОЗВУК» (тавыш форматларындагы материаллар төрле платформаларда урнаштырылган), «ДЕТСКИЕ И МОЛОДЕЖНЫЕ СМИ», «НАСТАВНИКИ И ТРАДИЦИИ» (Россия халыкларының тел һәм этномәдәни традицияләрен саклый һәм тапшыра торган педагоглар һәм остазлар эшенә багышланган материаллар).
Югары уку йортларының профильле факультетлары студентлары эшләре «МУЛЬТИМЕДИА» махсус номинациясе кысаларында карала.
Конкурска материаллар, барлык мәҗбүри юлларны тутырып, рәсми сайтта махсус форма аша бирелә, шул исәптән ММЧ җитәкчесенең имзасы һәм мөһере һәм катнашучының анкетасы белән (анкетаны "Автор хокуклары" графасына кертергә кирәк) яисә konkurs@nazaccent.ru электрон почтасы аша.
Конкурс турында нигезләмәне проектның рәсми сайтында укырга мөмкин.