Физика буенча имтиханны быел Татарстанның 2190 чыгарылыш сыйныф укучысы тапшырачак, тарихтан 1661 чыгарылыш сыйныф укучысы. Бу көнгә барлыгы 3851 катнашучы гариза биргән, шул исәптән 32 кеше сәламәтлекге буенча мөмкинлекләре чикләнгән.
Алар өчен БДИ уздыруның 55 пункты оештырылган, шул исәптән 50 мәктәп базасында имтихан уздыру пункты һәм 5се өйдә. 326 аудитория билгеләнгән.
БДИ үткәрү пункты эшендә 1977 педагогик хезмәткәрнең катнашуы планлаштырыла. Имтихан уздыру пункты аудиторияләрендә онлайн видеокүзәтү оештырылган.
Физика һәм тарих буенча БДИ нәтиҗәләрен балалар 21 июньдә үз мәктәбендә яки Рособрнадзорның рәсми сайтында https://checkege.rustest.ru/. дәүләт йомгаклау аттестациясе бүлегендә белә алачак.