"Россия балалар үзәге”нең үзәк офисында "Балалар - балаларга" федераль ирекле акциясенең икенче сезонына беренче нәтиҗәләр ясалды. 12 майдан 22 майга кадәр Росдетцентр тарафыннан #МЫВМЕСТЕ бөтен Россия буенча гуманитар миссия белән берлектә оештырылган акциядә, Луганск һәм Донецк халык республикалары, Запорожье һәм Херсон өлкәләрендә яшәүче балалар һәм яшүсмерләр өчен 9000дән артык китап җыелган иде.
“ Балалар - балаларга" акциясендә бөтен Россия катнаша. Тиздән илнең яңа төбәкләрдәге балалар һәм яшүсмерләр өчен китаплар бүләк ителәчәк. Икенче ел рәттән Россия Федерациясе Мәгариф министрлыгы «Балалар - балаларга» федераль ирекле акциясенең инициаторы булып тора. Акция кысаларында Россия балалар һәм яшьләр хәрәкәте «Движение Первых» вәкилләре, укучылар, аларның ата-аналары һәм педагоглар яңа регионнарда яшәүче балалар һәм яшүсмерләр өчен китаплар тапшыралар.