Фильмның продюсеры "Адымнар-Казан" мәгариф комплексы директоры Айдар Шәмсетдинов . Режиссеры - ТРның атказанган сәнгать эшлеклесе Нурания Җамали.
Фильмда республиканың халык артистлары Дания Нуруллина һәм Әзһәр Шакиров, шулай ук Алсу Абелханова, Эдуард Утәгәнов һәм яшь артистлар - Казан театр училищесы студентлары Гөлинә Алиева, Камил Сәйфуллин һәм башкалар төште.
Фильмны караганнан соң аны иҗат итүчеләр белән очрашу булды.
ТР Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев чарада катнашучыларны Халыкара балаларны яклау көне белән котлады һәм матур һәм эчтәлекле фильм булдырулары өчен иҗат төркеменә рәхмәт белдерде.