ТР Рәисе Рөстәм Миңнеханов Казанда сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән балалар һәм аларның ата-аналары өчен «Барысы да балалар өчен» инклюзив үзәгендә булды.
Танышу барышында социаль проект авторы Далия Гайнанова аңлатмалар бирде. Үзәктә коворкинг, балалар өчен уен бүлмәсе, психолог бүлмәсе һәм тегү остаханәсе оештырылган. Проект үзенчәлекле балаларның әниләрен берләштерергә тиеш. Алар балаларны белгечләр күзәтүендә калдырып эшли, шулай ук мастер-классларда катнаша һәм юридик һәм психологик ярдәм ала. Республика башлыгына тегү цехын күрсәттеләр. Мастерскойда сәламәтлеге мөмкинлекләре чикләнгән кешеләр өчен кием тегәләр. Монда 12 тегү өстәле урнаштырылган. Балаларның әниләре, үзәк белгечләре балаларын карап торганда, акча эшли ала.
Татарстан Рәисен ТР хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министры Эльмира Зарипова, ТР мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллин, ТРда бала хокуклары буенча вәкил Ирина Волынец һәм Казан мэры Илсур Метшин озата йөрде.