Рөстәм Миңнеханов гомумроссия «Движение Первых» белән үзара хезмәттәшлек буенча республика координация советы утырышын уздырды

2023 елның 2 июне, җомга

Бүген Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында Балалар һәм яшьләрнең «Движение Первых» гомумроссия иҗтимагый-дәүләт хәрәкәте белән үзара хезмәттәшлеге буенча Татарстан Республикасы Раисе каршындагы Республика координация советының киңәйтелгән утырышы узды. Утырышны Татарстан Республикасы Рәисе  Рөстәм Миңнеханов үткәрде.

Рөстәм Миңнеханов чараның Халыкара балаларны яклау көнендә узуын символик мәгънәгә ия дип атады. Ул шулай ук Россия Федерациясе Президенты Владимир Путин инициативасы белән 2018 елдан 2027 елга кадәр чор “Балачак унъеллыгы” дип игълан ителүен искәртте. Моның өчен балаларның мәгълүмати иминлеге концепциясе һәм 2030 елга кадәр чорга балаларның комплекслы куркынычсызлыгы стратегиясе расланды.

 Татарстан Республикасының “Движение Первых” төбәк бүлеген үстерү турында төбәк бүлекчәсе Советы рәисе Тимур Сөләйманов сөйләде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International