Татарстан Республикасы яшьләре югары уку йортлары арасында үтә торган Бөтенроссия студентлар язында гомуми зачетта беренче урынны алды

2023 елның 2 июне, җомга

Татарстан югары уку йортлары студентлары илебезнең 85 төбәге арасында Пермьдә үткән  «Россия студентлар язы» фестивалендә иң яхшылар рәтендә  булды. Татарстан Республикасы гомуми зачетта беренче һәм «Региональ программа»  юнәлешендә икенче урынны алды. «Россия студентлар язы» XXXI Бөтенроссия фестивале нәтиҗәләре буенча Татарстан «Вокаль», «Инструменталь», «Бию», «Театр», «Оригиналь жанр», «Мода», «Медиа», «Видео», «Арт», «Региональ программа» һәм «Гомуми зачет» юнәлешләрендә 22 бүләк отты.

XXI «Россия студентлар язы» Бөтенроссия югары белем бирү оешмалары фестивале Пермьдә 26 майдан 1 июньгә кадәр узды. Анда илнең барлык почмакларыннан 3,5 мең студент катнашты. Татарстан Республикасы делегациясе сафларында ун югары уку йортыннан 96 талантлы катнашучы җыелды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International