Җәй көне Чаллы шәһәренең 2 меңнән артык укучысы автоград предприятиеләренә эшкә урнаша алачак

2023 елның 3 июне, шимбә

 Җәен балаларның ял итү генә түгел, эшкә урнашып гаиләдәге матди хәлен яхшырту мөмкинлеге дә бар.

2023 елда шәһәр хакимияте ярдәме белән шәһәр бюджетыннан мәктәп укучыларын эшкә урнаштыру өчен  өстәмә эш урыннары булдыруга  13664,27 мең сум акча бүлеп бирелгән.

Бүлеп бирелгән сумма 2400 кеше өчен ике сәгатьлек эш көнендә эш урыннары оештырырга мөмкинлек бирәчәк.

Дәүләт бюджетыннан матди ярдәм рәвешендә эшкә урнашуга 2500 балигъ булмаган баланы эшкә урнаштыру өчен 4 968 млн. сум бүлеп бирелгән.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International