1 июньдә Түбән Кама химия-технология институты базасында фәнни-мәгариф кампусы булдыру проектын гамәлгә ашыру мәсьәләләре буенча күчмә киңәшмә узды. Киңәшмәдә Түбән Кама мэры Рамил Муллин, вуз җитәкчеләре, ТР баш инвестицион-төзелеш идарәсе, СИБУР компаниясе, төзелеш оешмасы җитәкчеләре катнашты.
Фәнни-мәгариф кампусы гомуми мәйданы 22,1 мең кв. м. булган өч гамәлдәге корпуста урнашачак. Моннан тыш, ашханә һәм тулай торак төзелеше дә планлаштырыла.