Быел көз көне иң яхшы мәктәп ашханәләренә бәйгенең Бөтенроссия финалы узачак. 13 регион инңе , җиңү өчен көрәшәчәк мәгариф учреждениеләрен билгеләнде. Калган субъектларда сайлап алу турлары дәвам итә.
Конкурсны мәгариф министрлыгы укучыларның туклануын мониторинглауның Федераль үзәге ярдәмендә үткәрә. Төбәк этапларының беренчел нәтиҗәләрен Балаларны яклау көнендә, 1 июньдә, Федерация Советындаәйтәчәкләр . «Парламент газетасы» проектның презентациясе белән танышты. Презентациядән күренгәнчә, Россиянең 13 төбәге аларны нинди мәктәпләр тәкъдим итәчәген билгеләде. 28 төбәктә сайлап алу турлары якын арада тәмамланачак.
Конкурс өч номинациядә уздырыла: «Авыл мәктәбенең иң яхшы ашханәсе», «Шәһәр мәктәбенең иң яхшы ашханәсе» һәм «Миллионлы шәһәрнең иң яхшы ашханәсе» шулай ук иң яхшы мәктәп пешекчесен аерым бүләклиләр.
Конкурсның төп максаты - укучыларның туклану системасын камилләштерү һәм инновацион технологияләр, балаларга сыйфатлы һәм баланслы туклану бирүнең заманча рәвешләрен һәм ысулларын кертү.