Җәмгыять белеме буенча БДИ: 2023 елда бердәм дәүләт имтиханы турында нәрсәләр белергә кирәк

2023 елның 6 июне, сишәмбе

8 июньдә җәмгыять белеме буенча БДИ узачак.

Бу сайлау буенча иң массакүләм предмет. Быел аны чыгарылыш сыйныф укучыларының яртысы диярлек тапшырачак.

Үзгәрешләргә килгәндә, 18 нче бирем үзгәрде. Анда "аеручы" яки "берләштерүче" билгеләрне атарга кирәк.  25 нче бирем формулировкасы һәм аны бәяләү системасы үзгәртелде. Хәзер аның өчен максималь балл - 6.

Ә менә 3 биремдә максималь балл 2 дән 1 гә кадәр кимегән.

Иң авыр биремнәр 4әү, буюгары дәрәҗәдәге  катлаулы биремнәр, алар барысы да икенче өлештә. Бу биремнәр 19, 20, 24 һәм 25. ФИПИ мәгълүматлары буенча, 2023 ел нәтиҗәләре күрсәткәнчә, чыгарылыш сыйныф укучылары салым, дәүләт бюджеты, кыйммәтле кәгазьләр, акча (махсус товар буларак) темаларын начар беләләр, иҗтимагый байлыклар характеристикаларында, "дөньяви дәүләт" һәм "социаль дәүләт" төшенчәләрендә дә  буталалар.

Иң җиңел биремнәр, база дәрәҗәсендәге биремнәр, алар барлыгы 13. беренче өлештә кыска җавап бирү таләп ителгән  биремнәр- 1, 3, 6, 8, 9, 12, 13, 15, 17, 18, 21, 22, 23.

Җәмгыять белеме буенча БДИда кайсы биремнәр күбрәк балл бирәчәк.  25 бирем югары дәрәҗәдәге катлаулылыкта,  иң күбе 6 беренчел балл бирә, 24 һәм 22 биремнәр 4 беренчел балл бирәчәк.

Нәтиҗәләрне 23 июньнән дә соңга калмыйча белергә  мөмкин булачак. Җәмгыять белеме буенча югары уку йортына керү өчен кимендә 42 балл җыярга кирәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International