Тарих һәм физика буенча БДИ өзеклекләрсез узды

2023 елның 6 июне, сишәмбе

Тарих буенча БДИда катнашуга 101 меңнән артык кеше теркәлгән, шуларның 99 меңнән артыгы - быел тәмамлаучылар. Физика буенча БДИны 100 меңнән артык катнашучы тапшырырга планлаштырган, шуларның 99 меңгә якыны – быел тәмамлаучылар. Имтиханнар мониторинглауны җәмәгать күзәтүчеләре һәм Рособрнадзор хезмәткәрләре алып барды.

Тарих буенча БДИның минималь балл 32 . Физика буенча БДИда билгеләнгән минималь балл - 36. Тарих һәм физика буенча имтиханнарда катнашучылар  нәтиҗәләрен 21 июньнән дә соңга калмыйча белә  алачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International